Динә Сабитованың «Где нет зимы» китабы бенефисы (12+)

24 март көнне, Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, 17 нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен Д.Сабитованың «Где нет зимы» китабы бенефисын оештырды. 
Чара китапханәченең язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләвеннән башланды. Балалар Динә Сабитованың кайчандыр Казанда яшәгән якташыбыз икәнен белде. Динә Рафис кызы бик белемле, укымышлы, сәләтле, кызыклы шәхес, биш китап авторы. Чараны алып баручы аның «Где нет зимы» китабы белән таныштырды.
Барысыннан да бигрәк укучыларны әсәрнең уйлап чыгарылмавы, нигезендә яшүсмер малай һәм туганнары вафатыннан соң балалар йортына эләккән сеңелләре язмышы турында чынбарлыктан алынган хәлләр ятуы тәэсирләндерде. Балалар повестьтагы ятимлек һәм ялгызлык темасын дөрес билгеләде. Шуннан соң әлеге мәсьәләгә үз мөнәсәбәтләре буенча фикерләре белән уртаклаштылар. Шулай ук алар ятимлек һәм балалар ялгызлыгы темасының хәзерге көндә дә бик актуаль булуын билгеләп үттеләр, чөнки безнең илдә бүгенге көндә ятим балалар саны бик күп. 
Укучылар яшь геройларның эчке кичерешләрен, уйларын үзләре аша уздыра алды, алар өчен борчылды һәм әсәр азагында сабыйларның гаиләле булуы һәм язмышлары яхшы якка үзгәрүе өчен шатланды. Балаларны әлеге әсәр шул дәрәҗәдә кызыксындырды ки, чара ахырында укучылар Динә Сабитованың барлык китапларын укып чыгарга теләк белдерде. 

Поделиться: